20 август 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills авылын ачты
"Без сезгә монда уңайлы булсын өчен тырышачакбыз", - диде Татарстан Президенты.
-
Бәйрәм кайтавазы - Күңелне сафландыра, дуслыкны ныгыта
Корбан гаете артта калды. Ул көннәрдә Бөгелмә үзәк мәчетендә дә, шәһәр һәм район мәчетләрендә дә, төрле социвль учредениеләрдә, хезмәт коллективларында да, җәмәгать оешмаларында да Корбан ашлары узды. Бу олуг бәйрәм көннәрендә очрашулар-аралашуларның тәэсирләре кардәшләребез күңелендә әле озак вакытлар сакланыр. Редакциябез почтасына килеп торган хатлар шуны дәлилли. Шуларның берничәсенә тукталыйк.
-
Бер светофорның тарихы
Сез беләсезме, август аенда, төгәлрәге бишенче числода, “Халыкара светофор көне” дигән бәйрәм бар икән. Безнең шәһәрдә аны ничек билгеләп үтәләр, шәһәрдә өч төстәге автомат көйләүчегә ни өчен һәйкәл куелган – болар хакында безнең хәбәрчебез белеште.
-
WorldSkills көннәрендә "Казан Арена" янында машиналарны калдыру тыела
Шәхси автомобильләрне якын-тирәдәге Чистай, Нигъмәтуллин һәм Адоратский урамнарында да парковкага куеп булмаячак.
-
Август аенда Татарстанда 4 мең чамасы кеше үзмәшгуль булып теркәлгән
Үзмәшгуль кешеләрнең күбесе Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада яши.